Хәрбиләр коронавирустан саклаучы биоөстәмә әзерли

Россия Оборона министрлыгы коронавирустан саклау өчен “КовБАД” дигән биоөстәмә әзерли. Бу хакта радиацион, химик һәм биологик саклану гаскәрләре башлыгы Игорь Кириллов Россия Кораллы Көчләренең “Красная звезда” газетасы хәбәрчесенә белдергән.

Аның әйтүенчә. препарат оборона министры Сергей Шойгу карары нигезендә эшләнелә. Биологик өстәмә организмны вирустан саклауга ярдәм итәрдәй арония, эхинацея сыгынтысы, Тын Океан кальмары гидролизаты кебек табигый чыгышлы матдәләрдән тора.
“Ноябрь башында коронавируска каршы нәтиҗәсе бәяләнгәннән соң, БАДларның берсе дәүләт теркәвенә алынды. Без үткәргән эксперименттан күренгәнчә, “КовБАД” ны куллануның икенче көнендә үк борын куышлыгында вирусның күләме – 2 тапкыр, 6нчы көндә – 16 тапкыр кими. Нәтиҗәдә чирнең организмга йогынтысы бик нык кими”, – дигән Игорь Кириллов.


Фикер өстәү