Татарстанда 27 градуска кадәр җылыта

Иртәгә, 14 июньдә, Татарстанда һава температурасы күтәреләчәк. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология үзәге хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы һава, явым-төшемнәр көтелми, җил төньяк-көнбатыштан исә. Төнлә һәм иртән урыны белән томан төшүе ихтимал.
Республика буенча тәүлекнең караңгы вакытында һава температурасы +4 тән +12 градуска кадәр, көндезге сәгатьләрдә 22-27 градуска кадәр җылыначак.


Фикер өстәү