226 пассажирның гомерен саклап калган очучы Дамир Йосыпов турында фильм төшерелә

Мәскәү өлкәсендә двигателе сүнгән самолетны кукуруз басуына утырткан очучы, Россия Герое Дамир Йосыпов турында фильм төшерелә. Бу хакта ул социаль челтәрләрдә хәбәр ителә.

Фильмда төп рольне Дамир Йосыповка охшаган актер Егор Бероев башкарачак. Аларның икесенә дә  44 яшь.

Россия Президенты Владимир Путин 2019 елның 22 ноябрендә «Урал авиалинияләре» пилотлары Дамир Йосыпов белән Георгий Мурзинга Россия Геройларына бирелә торган алтын медальләр тапшырды. 2019 елның август аенда алар бортында 226 пассажир булган Airbus А321 лайнерын Мәскәү өлкәсендә кукуруз басуына төшереп утырттылар һәм күпме гомерләрне саклап калдылар.


Фикер өстәү