Казан һаман сине көтә, Сөембикә!

10 июнь көнне Ока елгасы буенда урнашкан борынгы калаларыбызның берсендә, Рязань өлкәсендәге Касыйм шәһәрендә Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл ачылды.

Тантанада катнашкан һәр чыгыш ясаучы, аерым алганда, Рязань өлкәсе хөкүмәте рәисенең беренче урынбасары Анна Рослякова, Татарстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте рәисе, Россия Мөфтиләр шурасы башлыгы Равил хәзрәт Гайнетдин, Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, федераль татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Илдар Гыйльметдинов бу мәрасимне тарихи вакыйга дип бәяләде.

Күңел түрендәге хыял

Сер түгел, Казан ханбикәсе Сөембикәгә һәйкәл салу хыялы халкыбыз күңелендә бик күптәннән яши. Казахстанда яшәүче атаклы рәссамыбыз Камил Мулдашевның Ханбикә сыны проектын ясап, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итүе, берничә ел элек Бөтендөнья татар конгрессы оештыра торган татар дин әһелләре җыенында Президентыбызның бу һәйкәлне куярга вәгъдә бирүе дә шуны дәлилли. Мәгълүм ки, узган гасырның туксанынчы елларында бу тәкъдим төрле-төрле мөнбәрләрдән кат-кат яңгыраган иде. Ни өчен әлеге идея һаман Казанда тормышка ашырылмый дисезме? Күрәсең, әле һаман сәгате сукмаган. Күрәсең, әлеге һәйкәл әүвәл Касыйм җирендә торып басарга (һәйкәлнең авторы Вениамин Сидоренко. – Ред.) тиеш булган. Мәгълүм ки: 1551 елны тотык итеп Мәскәүгә озатылган Казан ханбикәсе, бер ел чамасы рус дәүләте башкаласында мәҗбүр итеп тотылганнан соң, Касыйм ханы Шаһгалигә кияүгә бирелә. Ханбикә христиан дине кабул итмәгәч, улы Үтәмешгәрәй әнисеннән тартып алынып чукындырыла, православ итеп тәрбияләнә. Александр исеме бирелгән ханзадә язмышы да әнисенеке кебек фаҗигале: ул 18 яшендә вафат була, Мәскәү Кремлендәге чиркәүләрнең берсендә җирләнә.

Әле бит шунысы да бар: бүгенгәчә Сөембикә җәсәденең Касыйм шәһәренең кайсы төшендә җирләнгәне тәгаен мәгълүм түгел (үзен яратмаганын даими сиздереп торганы өчен, Шаһгали Сөембикәгә: «Халык кабереңнең кайда икәнлеген дә белмәс», – дип әйткән, диелә әлеге җәһәттән борынгы риваятьләрдә). Дөрес, узган җомга көнне Касыйм шәһәренең Хан мәчетендә уздырылган җомга намазында мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин, мәчет янәшәсендә урнашкан дөрбәдә, ике хан кабере янәшәсендә исемсез тагын бер кабер бар, ул, һичшиксез, Сөембикә җәсәде булырга тиеш, дип белдерде. Хәер, бу фаразны милләтпәрвәрләребез күптәннән әйтеп килә.

Кешеләр генә түгел, халыклар да хыял белән яши. Башкалабыз Казанда Сөембикәгә һәйкәл салу – безнең күптәнге хыялыбыз ул. Казан ханлыгына нигез салучы Алтын Урда ханы Олуг Мөхәммәткә түгел, нәкъ менә Сөембикәгә һәйкәл салу идеясе күңелебезгә ни өчен шулкадәр якын соң? Чөнки ханбикәбезнең язмышы татар халкы язмышы кебек фаҗигале, четерекле. Гомумән, халыклар мифларга ышанып яши, диләр. Халкыбыз арасында киң таралган «Сөембикә» бәетендә ханбикәбез, илбасарларга бирелмәс өчен, манарадан җиргә ташланган, дип әйтелә. Дәүләтчелеген, бәйсезлеген югалтуны халкыбыз менә шушылай бик зур фаҗига, олы хәсрәт дип кабул иткән. Халкыбыз арасында Сөембикә исеменең бик популяр булуы, әле дә сабыйларга күпләп шушы исемнең бирелүе, ханбикәбезгә багышлап әдәби әсәрләр, җырлар иҗат ителүе шушы хакта сөйли. Тәгаен алганда, шагыйрь Разил Вәлиевнең «Сөембикә» шигыренә язылган җыры (сүз уңаеннан, шагыйрьнең кызы да Сөембикә исемле) һәйкәл ачу тантанасында да, шул көнне кичен Касыйм шәһәре мәдәният йортында уздырылган зур концертта да, алдагы көнне, ягъни 9 июньдә шушы вакыйга уңаеннан Касыйм шәһәрендә оештырылган фәнни-гамәли конференциядә – алтынчы Мөхлисә Буби укуларында да яңгырады.

Ай елмая зәңгәр күктә,

Казан һаман сине көтә!

Язмышыңа хуҗа булып,

Кайтчы илгә, Сөембикә!

Бу шигъри юлларда халкыбызның өмете, хыялы бик тулы чагыла. Шуны раслап, Татарстан Хөкүмәте Рәисе урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шурасы рәисе Васил Шәйхразыев һәйкәл ачу тантанасында: «Бу – Сөембикә-ханбикәбезгә куелган беренче һәйкәл, әле аның икенчесе, өченчесе дә… булачак!» – дип белдерде.

Илкүләм вакыйга бу

Тантана тәмамланганнан соң Сөембикә шәхесен, һәйкәл ачылу вакыйгасын ничек бәялисез, дип, бик күп шәхесләребездән сораштык. Мәскәү шәһәре татар милли-мәдәни мөхтәрияте рәисе Фәрит Фарисов: «Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитетының беренче рәисе Индус Таһиров Сөембикәгә һәйкәл салу идеясен зур мөнбәрдән 1995 елда ук халыкка җиткергән иде. Ниһаять, Россия Федерациясе мөселманнары Диния нәзарәте тырышлыгы белән әлеге идея тормышка ашты, бу гамәлнең төп чыгымнарын безнең нәзарәт үз өстенә алды», – дип сөйләде. Үз чиратында Индус ага: «Сөембикәне Казанда да, Касыймда да бик яратканнар. Сөембикә тарихы ул – безнең уртак тарих, Россия тарихы. Татар факторы – Россиянең бөтенлеге шарты. Россия чәчәк атучы, демократик дәүләт булырга тиеш. Илебезнең киләчәге аның халыкларының ихтыярында», – дип белдерде.

Сөембикәгә кайбер шәхесләребез кырын карый, нигә шулай икән, дигәч, күренекле тарихчыбыз Нурулла Гариф: «Һәркем үзеннән чыгып бәя бирә. Сөембикә шәхесеннән тискәре сыйфатлар эзләгәннәр аны тискәре итеп күрә, уңай ягын эзләгәннәр аны уңай образ, дәүләт эшлеклесе итеп бәяли. Ул үз-үзенә хуҗа булмаган, һәрвакыт дәүләт мәнфәгатьләре алга чыккан. Шәхескә тарихи күзлектән чыгып бәһа бирергә кирәк», – дип сөйләде.

Себердән, Тубылдан килгән тарих фәннәре кандидаты Зәйтүнә Тычинских, Сөембикәнең язмышын соңгы Себер ханы Күчемнең хәләл җефете, Сүзге-ханбикә язмышы белән чагыштырды. Себер татарларының Тубыл җирендә дә Сүзге-ханбикәгә һәйкәл салырга җыенуларын хәбәр итте.

Күренекле тарихчыбыз Дамир Исхаков ханбикәбезне зур дәүләт эшлеклесе һәм аянычлы язмышлы татар хатын-кыз буларак бәяләде. Мәскәүдә яшәүче, татар морзалары дәвамчысы Рәис Яушев, һәйкәл ачылуны тарихи гаделлекнең торгызылуы итеп бәяләде.

Рәшит Минһаҗ

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү