Коточкыч юл һәлкәтендә ир белән хатын үлгән: 4 балалары ятим калган

Коточкыч юл һәлакәте 17 июнь төнендә Төмән өлкәсендә булган.

Toyota Camry автомобиле юл читенә очкан һәм агачка бәрелгән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, машина йөртүче исерек булган һәм еш кына тизлек режимын бозуы билгеле. Нәтиҗәдә, шофер белән пассажирның гомере өзелгән. Аларның гаилә пары – 37 яшьлек ир белән 35 яшьлек хатын икәнлеге ачыкланган. Аларның дүрт балалары ятим калган: иң кечкенәсенә – бер, олысына 17 яшь булуы мәгълүм. Юл һәлакәте вакытында балалар әбиләрендә калган булган.


Фикер өстәү