Киләсе елда Федераль Сабан туеның кайда булачагы билгеле

17-18 июнь көннәрендә Ульянда XXII Федераль Сабан туе гөрли. Әлеге төбәк бәйрәмне инде өченче мәртәбә уздыра.

Федераль Сабан туена Россиянең 52 төбәгеннән кунаклар җыелышты. Бәйрәмнең рәсми ачылышыннан соң Сабан туеның чираттагысы кайда булачагы билгеле булды.

Шулай итеп, Федераль Сабан туеның символы — «Тулпар ат»ны Кемерево өлкәсенә тапшырдылар. 2023 нче елда бәйрәм Кузбаста узачак.

— Сабан туе — барлык милләт вәкилләрен берләштерә, ата-бабаларыбыз мирасын — гореф-гадәтләребезне саклый торган күркәм бәйрәм. Киләсе елгы Федераль Сабан туен уздыру хокукын ышанып тапшырганыгыз өчен бик зур рәхмәт! Форсаттан файдаланып, барыгызны да бәйрәмгә чакырып калам, — диде Кемерево өлкәсенең губернаторы Сергей Цивилев.


Фикер өстәү