Бүген Хөкүмәт йортында Татарстанда яшәүче халыкларның милли бәйрәмнәренә багышланган брифинг узды. Бөтендөнья татар конгрессының башкарма комитеты рәисе Данис Шакиров Татарстан һәм чит төбәкләрдә уза торган Сабан туйлары турында сөйләде.
— Быел милли бәйрәмебез дөньяның 35 илендә һәм Россиянең 58 төбәгендә уздырыла. 400гә якын Сабан туе дигән сүз. Аларга әзерлек инде әллә кайчан башланды. Кабул итүче як белән бергәлектә әзерләнәбез”, – дип аңлатты ул. Форсаттан файдаланып, 17–18 июньдә Ульян өлкәсендә узачак Федераль Сабан туена, 1-2 июльдә Мордовиянең Ләмберә районы Аксен авылында үтәчәк Бөтенроссия татар авыллары Сабан туена, 26 июньдә Кемерево өлкәсенең Новокузнецк шәһәрендә оештырылачак Халыкара Шахтерлар Сабан туена дәшеп калды.
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat