Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе турында Рөстәм Миңнеханов: «Мөслим кунакларны яхшы каршы алды»

Бүген Мөслимдә Бөтенроссия татар авыллары Сабан туеның икенче көне гөрли.

— Бүген кунакчыл Татарстан җирлегенә Россиянең 45 өлкәсеннән 550 кунак килде. Барчагызны да бәйрәм белән котлыйм! Сабантуй — безнең иң яраткан бәйрәмебез. Аның аша без ата-бабаларыбыздан кабул итеп алган матур гореф-гадәтләребезне искә алабыз, саклыйбыз. Бүгенге бәйрәмгә Мөслим халкы бик яхшы әзерләнгән, кунакларыбыз күңеленә хуш килер дип уйлыйм, — дип сәламләде Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов

  • Бөтенроссия татар авыллары Сабан туе тәүге тапкыр Бөтендөнья татар конгрессы тәкъдиме белән 2010 елда Самара өлкәсенең Гали авылында уздырылган иде. Үзенең 10 еллык тарихы дәверендә Бөтенроссия авыл Сабан туе Татарстан җирендә беренче оештырыла.

Фикер өстәү