Игорь Комаров: «Сабан туе киләчәктә дә безнең бердәмлекнең символы булса иде»

Кичә һәм бүген Ульянда Федераль Сабан туе гөрли. Россия Президентының Идел буе федераль округындагы Вәкаләтле вәкиле Игорь Комаров та кунакларга котлау хаты юллаган. Аны бәйрәмнең рәсми ачылышында җиткерделәр.

— Сабан туе — игенчеләрнең язгы кыр эшләрен тәмам иткәч билгеләп уза торган зур бәйрәме. Бәйрәмнең борынгы традицияләре бүген төрле милләт вәкилләренең берничә буыннарын берләштерә. Ульяндагы Федераль Сабан туе яхшы хатирәләре белән истә калыр дип ышанам. Киләчәктә дә әлеге бәйрәм безнең бердәмлекнең символы булса иде. Эшегездә уңышлар, сәламәтлек һәм гаилә иминлеге телим! — диелгән иде котлауда.


Фикер өстәү