Федераль Сабан туеның батырлар ИСЕМЛЕГЕ

Ульянда XXII Федераль Сабан туе гөрләде. Яңа гына бәйрәмнең төп ярышларының берсе — көрәш тәмамланды.

Сабантуйда батыр исеменә лаек булган егетләр исемлеген тәкъдим итәбез.

65 кг үлчәү авырлыгы — Ульян өлкәсеннән Артур Хәкимов;
75 кг үлчәү авырлыгы — Татарстаннан Динар Кәримуллин;
85 кг үлчәү авырлыгы — Ульян өлкәсеннән Руслан Сәхбиев;
100 кг үлчәү авырлыгы — Татарстаннан Булат Мусин;
130+ кг үлчәү авырлыгы — Ульян өлкәсеннән Сергей Павлик.

Абсолют батыр — Сергей Павлик. Ульян өчен көрәшүче баһадирга тәкә һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның махсус бүләге — машина тапшырылды.


Фикер өстәү