Дәрвишләр бистәсендә узган Сабан туе: сигез кәстрүл коймак, бизәлгән атлар, каен себеркесе…

Коймаклы, бизәлгән атлы, каен себеркеле Сабан туе. Дәрвишләр бистәсендә узган милли бәйрәмебез җыр-биюдән, ярышлардан бигрәк әнә шулар белән истә калгандыр, мөгаен. Әнә Балтач районының Чапшар авылыннан килгән Мансур абый Сәлаховның аллы-гөлле чуклар белән бизәлгән атыннан күпләр күзен ала алмыйча торды. Чибәрлек бәйгесендә катнашырга дип килгәнмени?

Татар утарлары авыл тормышын хәтерләтте. Печән кибәннәре, үргән читәннәр… «Татар ишегалды», «Халык уеннары», «Фән һәм технология», «Лазертаг», «Сабантуй легендасы» һәм башка мәйданчыклар эшләде. Саба утары агач эшләнмәләре белән аерылып торды. Үрелгән кәрҗиннәр, сыбызгылар, балчыктан эшләнгән чүлмәкләр… Курай, гармун тавышлары өзелмәде. Балалар гына түгел, яшь әниләр дә уенга кушылды.

Мунча яратучыларның игътибарын табигать нигъмәтләре утары җәлеп итте. Бер почмакта – тәгәрмәчле мунча. Чабындыручыларына кадәр бар иде. Бер күчкә каен ботаклары өелгән. Кил дә себерке бәйлә. Хәтта өйләренә алып кайтып китүчеләр дә булды.

Балтач коймагы ашап, үлән чәе эчәргә дип чиратка тезелүчеләр дә күп иде. Кариле авылында яшәүче Рифкать Камалов тәгәрмәчле мичен алып килгән. Пешекчеләр сигез кәстрүл коймак изгән. Сабан туе бетсә дә, шуны пешереп бетермичә кайтмаганнар. Шәһәр халкына мич коймагы тансык бит. Башта 2–3 сәгать бушлай сыйласалар, соңрак, чыгымнарны каплар өчен, акчага сатканнар. Җиләк яфраклары, төрле үләннәрдән әзерләнгән чәй дә бик тәмле тоелган.

– Иртәнге сәгать 4тә үк килгән идек. Бизәлгән атны, тарантасын махсус машина белән алып килдек. Утар читендә бизәлгән ат торды. Концерт та  булды, көрәш тә. Балалар бил алышты, җиңүчеләр бүләксез калмады. Атлар, коймаклар Сабан туеның бизәге булгандыр, – ди Норма авыл җирлеге башлыгы Радик Шәрипҗанов.

Сәрия Мифтахова


Фикер өстәү