Гадәти булмаган токымлы сарыклар асраучы Айдар Шакиров: «Мондый сарыкларның ите сусыл, йомшак була»

Күпчелек очракта журналистны кызыксыну йөртә. Бу юлы да Мөслим районының Тамьян авылында гадәти булмаган токымлы сарыклар асраганнарын ишеткәч, аларның үзләрен күреп, хуҗалары Айдар Шакиров белән танышып чыгасы иттек.  

– Мин яшь вакытта Әфганстанда хезмәт иттем, – дип искә алды Айдар Шакиров эш башлап җибәргән елларын. – Анда курдюклы сарык итен ашап, бик яратып калган идем. Ул елларда әти-әни гадәти сарык асрый иде, тик мин менә шундый токымлы сарыклар үрчетү теләге белән яна башладым. 1993 елларда, КамАЗда эшләгән чакта, Казахстаннан өч сарык, бер тәкә алып кайттым. Ул вакытта якын-тирәдә мондый токымлы сарыклар беркемдә дә юк иде.

Дөрес, баштарак, әлеге сарыклар безнең климатка яраклаша алмаячак, алар ирек, дала ярата, үрчетә алмассың, дип шик белдерүчеләр дә табыла. Тик Айдар абый башлаган эшен ярты юлда ташлап калдыра торганнардан булмый. Алып кайткан маллары үрчи, яңалары кайта тора. Шулай итеп, бүген аның сарыклары 500 башка җиткән.

«Бу кадәрле малны кайларга куеп бетерәсез?» – дип кызыксынуыбызга каршы ул: «Җиткереп булмый әле аны, – диде. – Шашлык өчен бик яратып алалар. Корбанга да күп сорыйлар. Күрше-тирә районнардан токымга дип тә алып китәләр. Мондый сарыкларның ите сусыл, йомшак була. Ите дә, мае да авызда катып китми. Курдюк мае файдалы, төрле витаминнарга бай һәм кыйммәт йөри. Аны кушып ясаган ризыклар бик сусыл килеп чыга. Майны аш-су әзерләүдән тыш, медицинада, косметологиядә киң кулланалар. Май сарыкның арт санына җыела һәм хайванның симезлеген шуңа карап билгеләп була. Бөтен төр ит арасында кеше организмы өчен иң файдалысы – сарыкныкы. Сарык итенең бәһасе генә юк. Бер абзый ел да Германиядән кайткан балалары-оныклары соравы буенча, сарык сатып ала. «Ник тегендә алып ашамыйсыз?» – дип сорый икән балаларыннан. Тегеләре исә: «Германиядә бик кыйммәт бит ул», – дип җавап бирәләр икән. Ә бездә аның тиресен дә алучы юк, ташлыйбыз. Ә бит заманында аңа чират торалар иде».

Бер яшьлек сарык 24 кг ит бирә икән.

– Гадәттә көтүгә өч тәкә йөри. Шуларның берсе – лидер, калган икесе аңа буйсына. Сарыклар бер-берсен калдырып, ташлап китми. Лидерлары туктаса – туктыйлар, ул ашаса – ашыйлар. Токымлы тәкәләрне берничә районнан 25–30 мең сумга алып кайтам. Токымлы тәкәгә әйләнгәнче, бәрәнне башта үстерергә, аннары иң зурын, көчлесен сайлап алырга кирәк. Тәкә кимендә ике яшьлек булырга тиеш. Ул көтүгә җибәрелә һәм бераздан карт тәкәне алыштыра. Нәселне алыштырып тормасаң, сарыклар вакланып бетә, авырый башлый, – ди Айдар Шакиров.

Хуҗа сарыкларның ни дәрәҗәдә мөстәкыйль булуларын да сөйләп шаккатырды.

– Иртән капканы ачам да, малларны иреккә чыгарып җибәрәм. Гади сарыклар көтүгә сәгать 6да чыга, минекеләр инде ул вакытка йөреп арып, тамакларын туйдырып, ял итәргә яткан була. Кич белән сәгать сигез-тугызда үзләре кайтып керә. Көтүче дә кирәкми. Күз-колак кына булып торам. Бәрәнләсә, анасы шунда кала. Бервакытта да бәрәннәрен ташлап китмиләр. Көн буе үзләренә нәрсә кирәк, шуның белән туклана алар.

Мал тоткан кешенең хуҗалыктагы эше бетәсе юк инде. Без килгән көнне дә, өстән коеп яуган яңгырга карамастан, хуҗаларның мәшәкатьле вакытлары иде. Хуҗабикәнең сарык йоны алган бер төркем ир-атны табын яныннан озатып, аласын алып, җыештырасын җыештырып йөргән мәленә туры килдек. Хуҗалар эшләп арысалар да, безне елмаеп каршы алып, өйләренә дәштеләр.

– Сарык йоны алу – бик мәшәкатьле эш, – ди Айдар абый. – Тулы бер система ул. Ир-ат көченнән башка берничек тә булмый. Йон ала торган машинаның авырлыгы гына да 4 килога якын бит аның. Алты машинага алты кеше тотына, калганнары малларны тотып тора, бер кеше талпаннарга, эчтәге суалчаннарга каршы прививка ясый. Бүген бездә, мәсәлән, ундүрт ир-ат эшләде. 140лап баш сарыкның йонын алдылар. Зур эшләрнең күпчелеген туганнар белән җыелышып эшлибез. Бу юлы да чит кешеләр аз иде. Аларга акча бирәбез. Кемнедер – итләтә, кемнедер баллата, печәнләтә бәхилләтәбез. Йонны елга бер генә тапкыр алабыз.

Тырышып эшләгәннең бәрәкәте була. Айдар Шакиров әнә шуңа инанган:

– Әфганстанга барып эләккәч, мондагы рәхәт тормыш әкият кебек кабул ителә башлады. Анда һәм монда бөтенләй башка дөнья. Шул вакытта мин: «Туган якларга шушыннан исән-сау әйләнеп кайтсам, тормышның, һәр көннең кадерен белеп яшәр идем», – дидем. Һәм әлегә кадәр шул принцип буенча яшим дә.

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү