Доллар курсы 2015 елдагы күрсәткечкә кадәр төшкән

Мәскәү биржасында доллар курсы 97 тиенгә яки 1,72%ка арзанаеп, 55,44 сумга калган. Долларның мондый бәядән инде 2015 елның 3 июненнән бирле сатылганы булмаган. Евро курсы 71 тиенгә, яки 1,2%ка кимеп, 58,155 сум тәшкил итә.

Сум чит илләр валюталарына карата ныгыганнан-ныгый. Экспортерларда һәм Россия газын сатып алучыларда аңа карата ихтыяҗның зур булуына бәйле бу.


Фикер өстәү