Татарстанда яшәүче ир-ат әнисен чәнчеп үтергән

Татарстанда яшәүче ир-атны исереп йөргән өчен анасы өйдән куып чыгара башлаган. Шуннан соң ул анасын чәнчеп үтергән, үзе эчүен дәвам иткән.

Тикшерү версиясе буенча, җинаять 11 мартта Чистай шәһәренең Энгельс урамында урнашкан йортларның берсендә була. Әхлаксыз яшәү рәвеше алып барган өчен, 65 яшьлек хатын-кыз 41 яшьлек улын өйдән куа башлый. Моңа җавап итеп, исерек ир-ат анасын чәнчеп үтергән һәм хәмер эчүен дәвам иткән.

Икенче көнне фатирга мәрхүмә хатынның туганы килә һәм мәетне таба. Ул туганының телефоннан шалтыратуга җавап бирмәвенә борчылып килгән булган. Бу хатын җинаять турында полициягә хәбәр итә.

Мәрхүмәнең улын кулга алалар, ул үзенең җинаятькә катнашы булуын таный. «Үтерү» маддәсе буенча җинаять эше кузгатылган. Тоткарланучы хәзер сак астында. Җинаять эше судка җибәрелде, дип хәбәр итте Россия Тикшерү комитетының Татарстан буенча идарәсе җитәкчесе ярдәмчесе Алексей Матренин.

 


Фикер өстәү