Рөстәм Миңнеханов «Туризм.РФ Корпорациясе» АҖ генераль директорының беренче урынбасары белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Туризм.РФ Корпорациясе» АҖ генераль директорының беренче урынбасары Денис Секачев белән очрашты. Очрашу Казан Кремлендә узды.

Яклар туризм өлкәсендә хезмәттәшлек, эчке туризмны үстерү мәсьәләләре буенча фикер алыштылар. Туризм, туризм инфраструктурасы һәм кунакчыллык индустриясе өлкәсендә хезмәттәшлек итү турында килешүгә кергән туристлык-рекреация кластерларын булдыру темаларына да кагылып үтелде.

Исегезгә төшерәбез, элегрәк имзаланган Килешү кысаларында Татарстан һәм «Туризм.РФ» бергә биш туристик кластерны үстерергә планлаштыралар: «Соколка», «Зөя», «Кама Тамагы», «Лаеш» һәм «Идел Болгары». Соңгысы Идел буе федераль округының «Идел сәяхәте» округ инициативасы составына кертелде. Аны гамәлгә ашыру Идел буе федераль округының тагын алты субъектында туризм үсешенә һәм туристлар агымын арттыруга ярдәм итәчәк.


Фикер өстәү