Атыш нәтиҗәсендә 19 бала һәлак булган мәктәпне сүтәчәкләр

Американың Ювалде шәһәре хакимияте (Техас штаты) башлангыч мәктәпне сүтәргә карар иткән, анда атыш вакытында 2022 елның маенда 19 бала һәм ике укытучы һәлак булды. Бу хакта ТАСС яза.

— Ювалда мэры башлангыч мәктәп «Робб» сүтеләчәк, дип игълан итте, — дип язган төбәк журналисты Эллен Макнамара социаль челтәрендә.

Мәктәпне кайчан сүтә башлаячаклары әлегә билгеле түгел.

 


Фикер өстәү