Авылга кайтып блогер булган Илүсә Фәләховага кияүгә чыгарга тәкъдим ясаганнар, бу хакта ул үзенең социаль челтәрендә хәбәр итте.
Илүсәнең булачак тормыш иптәше шулай ук блогер — Раушан. Аларның очрашып йөрүләренә 7 ай булган. Яшьләр туйны озакка сузмаячакларын да әйттеләр.