Рөстәм Миңнеханов: «Якут бәйрәмен күргәч, Сабантуйны оештыруга бүтән төрле караш туды»

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларының VIII Бөтенроссия съездында Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Якутиядә узган Татарстан көннәренә карата фикере белән уртаклашты һәм Сабантуйга карашы үзгәргәнен әйтте, дип яза «Татар-информ».

«Күптән түгел Якутиядә Татарстан көннәрен үткәрдек. Без үзебезне күп эшлибез, булдырабыз дип саныйбыз, ләкин күп әйберләр буенча безгә әле эшләргә дә эшләргә кирәк», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Татарстан Президенты төрле төбәкләрдән җыелган укытучыларга Сабантуйгың эчтәлеген баетырга кирәклеген әйтте.

«Якутларның бездәге Сабантуй кебек Ысыах дигән милли бәйрәмнәре бар. Безнең бәйрәмгә карый аның эчтәлеге баерак. Аңа милли тел, гореф-гадәт, борынгыдан сакланып килгән тәртип салынган, ә Сабантуй — җыр һәм спорт бәйрәменә әверелеп бара, татарлык, борынгыдан килгән гореф-гадәтләр югала. Якут бәйрәмен күргәч, Сабантуйны оештыруга бүтән төрле караш туды», — диде Рөстәм Миңнеханов.

Рифат Каюмов

 


Фикер өстәү