Рөстәм Миңнеханов губернаторлар рейтингында беренче бишлеккә кергән

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов май-июнь айлары өчен губернаторлар рейтингында 4нче урынны алган. Беренче өч урыны Чечня башлыгы Рамзан Кадыйров, Мәскәү мэры Сергей Собянин һәм Мәскәү өлкәсе губернаторы Андрей Воробьев били. Рейтингны “Рейтинг” Мәгълүмат коммуникацияләр үзәге төзегән.

Политолог Александр Малькевич Татарстан Президентының югары күрсәткечләргә ирешүен болайрак аңлатып үткән. Беренчедән, республика илнең иң тотрыклы төбәкләреннән берсе булып кала. Шул ук вакытта белгеч Рөстәм Миңнехановның республика халкы өчен һәм илне ныгыту өчен әһәмиятле икътисади бурычларны хәл итүгә әзер булуын әйткән. Малькевич шулай ук Татарстанның Стратегик инициативалар агентлыгы рейтингында лидерлыкка чыгуына, Казанда “Киләчәк уеннары” халыкара кибертурниры үткәреләчәгенә игътибар иткән.

“Моннан тыш республикада Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгы зурлап үткәрелде. Бу вакыйга уңаеннан “KazanSummit” Халыкара икътисади саммиты һәм “Россия – Ислам дөньясы” стратегик фаразлау төркеме утырышы уздырылды. Боларның барысы да Татарстан Президентының массакүләм мәгълүмат чараларында бик еш телгә алынуына һәм аның рейтингта лидерлар бишлегендәге урынын саклап калуга китерде”, – дип аңлаткан белгеч.

Сүз уңаеннан, Рөстәм Миңнеханов март-апрель айлары рейтингында да дүртенче урынны алган иде.


Фикер өстәү