Губернаторларның илкүләм рейтингында Рөстәм Миңнеханов икенче урын яулады

2022 ел нәтиҗәләре буенча губернаторларның илкүләм рейтингында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов, Мәскәү башлыгы Сергей Собяниннан гына калышып, икенче урынны алды.

«Рейтинг» мәгълүмат коммуникацияләре үзәге Россия субъектлары башлыклары эшчәнлеген бәяләүгә багышланган тикшеренү нәтиҗәләрен читтән торып анкета үткәрү, эксперт берләшмәсе вәкилләренең читтән торып һәм турыдан-туры сораштырулары нигезендә чыгарды, ңдип яза Татар-информ.

Рейтингта өченче урынны Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыров алды. Шулай ук лидерларның беренче бишлегендә Тула өлкәсе губернаторы Алексей Дюмин Һәм Мәскәү өлкәсе башлыгы Андрей Воробьев бар.

Рөстәм Миңнеханов ел дәвамында «илкүләм рейтинг» лидерлары бишлегендә булды, дип билгеләп үтә экспертлар. Әйтик, 2022 ел башында Татарстан үзен криптовалютларны контрольдә тоту үзәге сыйфатында тәкъдим иткән федераль көн тәртибендә билгеләнде.

«РФ Президенты Владимир Путин шул ук көнне Россия Хөкүмәтенә һәм Үзәк банкка криптовалюталар буенча бердәм фикергә килергә кушты, шуның нәтиҗәсендә Татарстан хакимиятенең чыгышы дөрес фаразлануы ачыкланды», – диелә тикшеренүдә.

Шулай ук Татарстан Президенты төбәктә федераль түрәләрне кабул итеп, «очколар җыйды», дип искәртә экспертлар. Алар арасында Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы башлыгы Денис Мантуров, Хисап палатасының элеккеге башлыгы Алексей Кудрин, Иминлек Советы секретаре Николай Патрушев һәм башкалар бар.

Татарстан хакимияте тышкы сәяси кыенлыкларга «адекват» җавап бирде – аерым алганда, республикада икътисадның тотрыклы үсешен тәэмин итү буенча оператив штаб эшли башлады, дип өстәде экспертлар.

Искәртеп узабыз, элегрәк Миңнеханов губернаторларның илкүләм рейтингында берничә тапкыр алдынгы булган иде.

 


Фикер өстәү