Ике яшендә үлгән малайга хәрби комиссариаттан повестка китергәннәр

Екатеринбургта яшәүче бер хатынның, 2 яшендә вафат булган улына хәрби комиссариаттан повестка китергәннәр. Бу хакта Е1.RU хәбәр итә. 

Аңа 2023 елның 26 гыйнварында чакыру пунктына килергә кушылган һәм килмәгән очракта җаваплылыкка тартылачагы хакында кисәткәннәр. Ана бу хәлне ачыкларга теләп, шәһәрнең хәрби комиссариатына мөрәҗәгать иткән. Анда хаталарын таныганнар һәм аннан гафу үтенгәннәр.

Баксаң, малай турындагы мәгълүмат аларга паспорт өстәленнән килгән. «Улымның үлеме турындагы мәгълүматны без паспорт өстәленә тапшырдык. Башка аналар үпкә, сагыш-әрнүләр кичермәсеннәр, күз яшьләре түкмәсеннәр өчен бу вакыйгага күз йомасым килмәде», – дигән яралары кузгалган ана.

Свердловск өлкәсенең Чкалов районы хәрби комиссариаты вәкилләре исә монда идарә итүче компания гаепле, дип белдергән. «ТСЖ биргән исемлекләр нигезендә без повестка язып салдык. Ә исемлекләрнең дөресме-түгелме икәнлекләрен оешмалар тикшерми. Монда хәрби комиссариатның бернинди гаебе дә юк», – дигәннәр.


Фикер өстәү