Казанда. Сәнәгать төзелеше өлкәсендә II Халыкара һөнәри осталык чемпионаты

Янә Казан сайланды. Быелның 5–8 октябрь көннәрендә Татарстан башкаласында чираттагы дөньякүләм чара – сәнәгать төзелеше өлкәсендә II Халыкара һөнәри осталык чемпионаты узачак. Ничек узасы, кемнәр киләсе һәм безгә тиячәк файдасы турында Мәскәүдә узган матбугат очрашуында сөйләделәр.

Чемпионатны оештыруга Казаннан кала Санкт-Петербург, Новосибирск шәһәрләре дә дәгъва иткән. Ахыр чиктә Татарстан башкаласын сайладылар. Оештыру буенча хезмәттәшлек турындагы килешүне Санкт-Петербургта узган халыкара икътисади форумда имзаладылар.

Төзелеш чемпионаты «Казан Экспо» халыкаракүргәзмәләр үзәгендә узачак. Чарага 30лап илдән 250 компания вәкилләре чакырулы. Төп максатсәнәгать төзелеше өлкәсендә Россиянең башка илләр белән мөнәсәбәтләрен ныгыту, көндәшлеккә сәләтен арттыру.

Россия торак һәм төзелеш министрының беренче урынбасары Александр Ломакин сүзләренә караганда, быелгы чемпионатның төп үзенчәлеге – студентлар лигасы булдыру.

– Монда алар өчен сәнәгать өлкәсендәге эре, алдынгы оешмалар, актуаль юнәлешләр белән танышу һәм әлеге зур чарада волонтер буларак катнашу мөмкинлеге тудырылачак. Чемпионатта 16 номинациядә 190нан артык студент катнашачак, – диде ул ТАСС агентлыгында узган очрашуда.

Көзен Казанда төзелеш материаллары җитештерүчеләр, девелоперлар (күчемсез милек объектларын төзү һәм реконструкцияләү, җир активларын үстерү белән шөгыльләнүчеләр), фән эшлеклеләре дә очрашып сөйләшәчәк. Ломакин бу чараны төзелеш өлкәсендә быелның иң зур вакыйгасы дип атады.

Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министрының беренче урынбасары Алексей Фролов исә Казанның әлеге чараны уздырырга тулысынча әзер булуын әйтте. «Татарстан башкаласының мондый чаралар уздыруда шактый зур тәҗрибәсе бар. Чемпионатны уздырыр өчен инфраструктура булдырылган. Чарада Татарстанның төзелеш тармагы да актив катнашачак», – диде ул.

Фото:https://mtuf.ru/


Фикер өстәү