Начар үсүче помидорларга ничек ярдәм итәргә?

– Яңгырлы, суык җәй үзенекен итә – ачык грунттагы помидорлар начар үсә. Үсентеләргә хәл кертү, аларны фитофтороздан саклау өчен нәрсә эшләргә мөмкин?

Галина Васильева. Чистай районы

Сорауларга «Россельхозцентр» оешмасының Татарстандагы филиалы җитәкчесе урынбасары Гүзәл Хөсәенова җавап бирә.

– Чәчәк ата башлаган чорда чирне кисәтү өчен биологик препаратлар: «Псевдобактерин-2», «Фитоспорин-М» яки бордос сыекчасы сибү томатларга бәлзәм сипкәндәй тәэсир итеп, аларны чирдән саклый. Ике көнлек көл төнәтмәсе  сибү дә томатларны сәламәтләндереп җибәрә. Моның өчен 10 литр суга 250–300 грамм көл салып, эремә әзерлибез. Тонганнан соң, сөзеп, үсентеләргә бөркибез. Чүпрә эремәсе исә фитофтороздан коткаруга ярдәм итеп кенә калмыйча, үсентеләрне бик әйбәт ашлый да. 10 литр җылы суга 100 грамм кисәкле чүпрә салып, бик әйбәтләп эретәбез һәм шуны помидор куакларына сибәбез.

* Ашлау димәктән,  июль аенда помидор үсентеләрен генә түгел, гомумән, һәрбер культураны тукландырырга кирәк. Органик ашлама сыйфатында тавык тизәге (1:25) яки сыер тизәге (1:10 нисбәтендә) эремәсе, көл төнәтмәсе (10 литр суга 1 стакан исәбеннән), чапкан үлән төнәтмәсе кулланырга мөмкин.

Помидор үсентеләренең үги ботакларын даими кисеп торыгыз. Шул ук вакытта җиргә тигән яфракларын кисеп ташлагыз. Ник дигәндә, яфракка туфрактан фитофтороз күчәргә мөмкин.


Фикер өстәү