Гырон быдтон: дәртле биюләр, «ручеек» уены, итле перепеч

Язгы кыр эшләре төгәлләнеп, печән өсте башланганчы, удмурт халкы рәхәтләнеп бер күңел ача. Баулы районының Кит-Озеро авылында удмурт халкының Гырон быдтон бәйрәме гөрләде. Татарстанда бу бәйрәмне 1998 елдан бирле зурлап оештыралар. Тәүге тапкыр да ул нәкъ менә Баулы җирендә узды.

Быел баулылар бәйрәм кунакларын тәмле ризыклар, дәртле биюләр һәм традицион «ручеек» уены белән каршы алды. Бәйрәм хуҗалары сый-хөрмәтне дә мулдан хәзерләгән иде: удмурт халкының традицион ризыклары – итле перепеч, «зырет» соусы белән белен, бәрәңге һәм эремчекле  ризыкларыннан теләгән һәркем авыз итә алды.

Болын-кырларда үсүче үләннәрнең шифасы һәм зыяны турында күбрәк белергә теләүчеләр исә махсус чатырга рәхим итте. Монда чәен дә эчерделәр, каен себеркесе дә ясарга өйрәттеләр, үләннәр белән дәвалану серләрен дә сөйләделәр.

Бәйрәм кеше тормышының төрле чорлары турында хикәяләүдән, «Улон какы» («Тормыш бишеге») дип аталган кереш өлештән башланып китте. Композиция Баулыда яшәүче удмуртлар фольклорына, аерым алганда, сабыйларны йоклата торган бишек җырларына һәм төрле стихияләрнең Аллалары белән таныштыруга нигезләнгән иде.

Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева район данын күтәрүче Баулы ветераннарына һәм удмурт мәдәниятенә игътибарлы мөнәсәбәтләре өчен удмурт автономиясенә рәхмәт белдерде.

Баулы районы администрациясе башлыгы Ильяс Гозәеров сүзләренчә, мондый бәйрәмнәр үткәрү мәдәни мирасны саклау һәм Татарстан халыкларының милли үзенчәлеген үстерү максатыннан уздырыла. «Алар үсеп килүче буында үз халкының гореф-гадәтләренә карата ихтирам-хөрмәт тәрбияли. Бүгенге Гырон быдтон  да, нәкъ 24 ел элеккегесе кебек, сезгә яхшы хис-кичерешләр бүләк итәр дип ышанам», – диде ул.

Бәйрәмдә катнашучыларны Удмуртия Республикасының Малопурга районы Бураново авылыннан килгән данлыклы «Бураново әбиләре» («Бабушки из Бураново») фольклор коллективы да битараф калдырмады. Алар белән фотосурәт ясау өчен шактый озын чират тезелгән иде.

Гырон быдтон узган мәйданда алты кечкенә мәйданчык әзерләгәннәр иде. Кунаклар татар, рус, чуаш һәм удмурт халыкларының мәдәнияте һәм көнкүреше белән танышты. Ә кич белән Покровский-Урыстамак авылы мәдәният йорты каршында  удмурт эстрадасы артистлары һәм Казаннан килгән «Zakaria»  фольклор төркеме чыгыш ясады.

Бу бәйрәмнең тагын бер үзенчәлеге бар: Гырон быдтон кунакларын ел да бер район кабул итә. Чөнки һәр җирлекнең үзенә генә хас традицияләре була. Шулай итеп, киләсе бәйрәм Кукмара районында узачак.

Мария Кандаурова

Фото: «Татар-информ»


Фикер өстәү