М7 трассасы киңәя: Йөк машиналары йөреп авыл юллары җимерелеп бетмәсме?

ТНВ телеканалына Түбән Кама районының Келәтле һәм Ключ Труда авылларында яшәүчеләр борчулары белән ярдәм сорап мөрәҗәгать иттеләр.

Бу авылларга илтүче юлдан яңа трасса төзелеше өчен ком ташучы зур йөк машиналар уза. Авыл халкы федераль трассаны төзеп бетергәнче бу юллырдан чокыр-чакыр гына калыр дип борчыла.

Яңа трасса төзелешендә эшләүче зур йөк машиналарының маршруты шәһәр җитәкчелеге белән килештерелгән, дип аңлата Башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Радик Хаҗиев. Тулырак ТНВ сюжетыннан белә аласыз.


Фикер өстәү