Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы ит һәм сөткә бәяләрне киметү юлын караячак

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы социаль әһәмияткә ия азык-төлек продуктлары өчен өстәмә салымны (НДС) киметү мөмкинлеген караячак. «Известия» хәбәр иткәнчә, сүз ит, икмәк, сөт, чәй һәм банан турында бара.

Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгында ваклап сату компанияләре ассоциациясенең кайбер төрләренә НДСны киметү турындагы тәкъдимнең «игътибарга лаек», дип билгеләп үткәннәр.

Министрлыкта бәяләр дәрәҗәсен җайга салу кирәк булган очракта, базар методларын куллану  мөмкин булчак дип тә белдергәннәр.


Фикер өстәү