Россиядә балалар суицидлары саны арткан

Россиядә балалар суицидлары саны арткан. Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Мария Львова-Белова докладына караганда, узган ел балигъ булмаганнар үзләрен ешрак үтерергә омтылган.

Узган ел 3675 очрак теркәлгән,ә кабат омтылышлар саны 92,5 процентка (188 дән 362 очракка кадәр).

Балалар үз — үзләренә кул салу очраклары узган ел 37,4% ка ешрак теркәлгән (2020 ел белән чагыштырганда 753 очрак). Бу хакта Россия Тикшерү комитеты хәбәр итә.

Балалар омбудсмены сүзләренә караганда, моның сәбәпләре гади — гаиләдә җылы мөнәсәбәтләр булмау, уртак тел тапмау, даими бәхәсләр, бәхетсез мәхәббәт һәм башка күп кенә факторлар.


Фикер өстәү