Гөлшат Нигъматуллина татарстанлыларны Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлады

Һәр йортта үзара аңлашу яшәсен!

Кадерле татарстанлылар!

Сезне чын күңелдән Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне белән котлыйм!

Россия Федерациясе Президенты Указы белән 2022 елда билгеләнгән бу дәүләт бәйрәме традицион гаилә кыйммәтләрен саклауга, балалар һәм яшьләргә рухи-әхлакый тәрбия бирүгә юнәлдерелгән.

Нәкъ менә гаилә – безне бер-беребезне яратырга һәм хөрмәт итәргә, якыннарыбызны кайгыртырга өйрәтә, авырлыкларны җиңеп чыгарга көч бирә. Гаиләдә өлкәннәрдән кече буынга әхлакый нигезләр, туган тел, милли һәм мәдәни традицияләр тапшырыла.

Гаилә тарихларының һәм кеше язмышларының төп елъязмачысы булып, 100 елдан артык вакыт дәвамында гражданлык хәле актларын теркәү органнары тора. Безнең республикада ГХАТ органнары халыкның гражданлык-хокукый статусын үзгәртүне теркәп кенә калмый, ә дәүләт гаилә сәясәтенең актив катнашучысы булып тора, демографик халәтне күзәтә.

Елдан-ел иҗтимагый гаилә хәрәкәтенең популярлыгы һәм ихтыяҗы арта бара, аның кысасында масштаблы конкурслар һәм фестивальләр, гаилә тормышы юбилярларын хөрмәтләү чаралары үткәрелә, республиканың атказанган гаиләләренә «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медальләре тапшырыла.

Сезне искиткеч гаилә бәйрәме белән тәбриклим, һәр йортта гаилә учагының җылысы, үзара аңлашу һәм матур мөнәсәбәтләр яшәсен. Гаиләләрдә тынычлык һәм иминлек хөкем сөрсен, күңелле балалар көлүе яңгырасын!

 

 


Фикер өстәү