Кадерле дә, җаваплы да сәфәр

Үз гомерендә бер генә мәртәбә булса да хаҗга барып кайта алган мөселман – иң бәхетлеләрдәндер. Мөселманнар өчен бу сәфәр нинди әһәмияткә ия? Хаҗ кылуның нинди кагыйдәләре бар? Кеше өчен хаҗга бару ярыймы?

Бу һәм башка сорауларга «Билал» мәчете имамы Җәлил хәзрәт Шәвәлиев ачыклык кертте.

Хаҗ кылу турында Коръәндә ни диелә? Хаҗ кылу кемгә фарыз? Хаҗ кылучы кешеләргә нинди таләпләр бар?

– Изге сәфәр турында: «Мөмкинлеге булган һәм ул юлны үтәргә хәленнән килгән кешеләргә ул йортка хаҗ кылуны Аллаһы бурычлы итте», – диелә Коръәндә. Димәк, мөмкинлек булганда, хаҗны кылу фарыз. Матди һәм физик җае булган һәр мөселман гомерендә бер тапкыр зөлхиҗҗә аенда хаҗга барырга тиеш.

Шартлары димәктән, беренчедән, хаҗ кылучының мөселман булуы шарт. Ә инде биш вакыт намазын укып, ислам диненең бөтен йолаларын җиренә җиткереп үтәүчеләрдән икән – бу нур өстенә нур гына булыр. Физик яктан әзерлекле булуы да мөһим, чөнки хаҗ йоласын башкарганда байтак араны җәяүләп, ир-атларга исә хәтта яланаяк та үтәргә туры килә. Матди мөмкинлеккә килгәндә, ул хаҗның бәясен хәләл акчасы белән түләргә тиеш. Хаҗ юлламасын аңа балалары, туганнары бүләк итә ала.

Кредит алып, бурычка батып, хаҗга бару рөхсәт ителәме?

– Асылда, банктан акча алып, хаҗ кылу дөрес булмый. Кредитка алынган акчаны процентлар белән кайтарырга туры килә, димәк, бу акча хәрәм санала. Риба – ислам динендә зур гөнаһ. Әгәр дә хаҗга барырга теләге зур булып, күпмедер акчасы җитмәсә һәм аны кайткач түләргә мөмкинлеге булса, әҗәткә алырга була. Ул хаҗга киткәндә, минем белән берәр нәрсә була калса, машинамны яки башка милкемне сатып, бурычымны түләрсез, дип васыять әйтеп калдырырга бурычлы. Шул ук вакытта ул хаҗдан әйләнеп кайтканчы гаиләсе акчага тилмереп утырырга да тиеш түгел. Ә инде кешенең акчасы да, мөмкинлеге дә бар икән, ул хаҗ кылуны кичектермәсен иде. Киләсе елга аның белән нәрсә буласы билгесез бит. Хаҗ кылуны гел-гел кичектереп килеп, әлеге гыйбадәтне үтәүдән колак кагарга да мөмкин.

Кайберәүләр үзләре урынына кемнедер хаҗга җибәрә. Хәлле, бай кешеләр шулай эшли, гадәттә. Бу дөрес гамәлме?

– Хаҗ бары тик бер кеше өчен генә кылына. Әгәр үзең хаҗ кылган булсаң, башка кеше өчен хаҗны кылырга ярый. Шулай ук үлгән мөселман кешесе өчен хаҗны ниятләп кылырга мөмкин.

Олы һәм кече хаҗ бар. Алар аерыламы?

– Гомрә, ягъни кече хаҗда ихрам киясең, таваф, сәгый кыласың, чәч кырдырасың һәм ихрам халәтеннән чыгасың. Олы хаҗга Мина һәм Мөздәлифә үзәнлегендә төн куну, Гарәфәт үзәнлегендә тору, таш ату, корбан чалу да өстәлә. Олы хаҗ – фарыз, кече хаҗ сөннәт булып тора. Олы хаҗга барган кеше икесен дә кыла булып чыга. Олы хаҗны кылмаган кеше иң беренче чиратта олы хаҗга барырга ашыксын. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә, гомрә белән олы хаҗны аралаштырыгыз, диелә. Олы хаҗдан соң гомрә хаҗын күпме телисез, шулкадәр кылырга була. Кече хаҗны теләсә кайсы вакытта кылырга мөмкин, ләкин рамазан аенда кылу хәерлерәк, чөнки Мөхәммәд (с.г.в.), рамазан аенда гомрә кылу минем белән бергә хаҗ кылуга тиң, дигән.

Хаҗны еш кына кыямәтнең репетициясе дип тә атыйлар. Ни өчен шулай икән?

– Бер урында берьюлы төрле милләтләрдән әллә ничә миллион кеше җыела. Һәркем үзен мәхшәр мәйданында Аллаһы Тәгалә каршында басып торган кебек хис итәчәк, шуңа күрә шулай әйтелә дә.

Хаҗга ничә тапкыр барсаң да ярыймы?

– Пәйгамбәребездән (с.г.в.) аның бер сәхәбәсе: «Аллаһның Илчесе, хаҗ кылу ел саен үтәлергә тиешме, әллә гомергә бер тапкырмы?» – дип сораган һәм: «Бер тапкыр гына, тик кемнең мөмкинлеге бар, аңа күбрәк тә мөмкин», – дигән җавап алган.

Хаҗ сәфәрен бүләк итәргә ярыймы?

– Әлбәттә, динебез хаҗ юлламаларын бүләк итүне хуплый, чөнки бу кешеләргә хаҗ кылу мөмкинлеген тудыра. Кайберәүләр ел саен хаҗга бара бит. Андыйларга, бәлки, башка кешеләрне хаҗ белән сөендерү дә әҗер-саваплы булыр иде. Шуңа күрә бүләк ителгән хаҗ дөрес саналыр.


Фикер өстәү