Сусыз калып була икән бит…

Күптән түгел авылыбыз белән су кадерен искә төшерергә форсат чыкты. Көн саен яңгыр явып торган көннәрдә дә сусыз калып була икән бит! Ярты сәгатьләп элек кенә шаулатып яңгыр явып үтүгә, малларга эчертергә су алыйм дисәм, краннан су бик акрын килә. Ярты чиләк тутыруга, бетте дә. Шул арада «Ватсап»тагы авыл төркеменә: «Водокачка эшләмиме әллә ул?», «Нәрсә булды?», «Бүген булачакмы?»  ише сораулар яза башладылар. Әлеге насосларны карап эшләтүче Гөлүзә җавабын озак көттермәде: «Насос эшләми, хәзер электриклар чыга». Берәр сәгать тыныч кына көттек.

Аннан инде суның бүген булмаячагы билгеле булды. Озак та тормады, шушы ук төркемгә авыл җирлеге башлыгы Рәсим Латыйпов: «Кемнәрнең малларына, юынырга су кирәк, хәзер пожарный машина белән алып чыгабыз», – дип язды (шаккатмалы хәл, шулай бит? Зур цистерна белән алып та чыктылар – рәхмәт дими, ни дисең бик тиз оештырган кешеләргә).  Кемнәрдер, без су туплап калдык, дисә, сусыз калучылар да булган. Ярый әле, 200 литрлы бер мичкәнең суын бетереп, чистартып тутырган идек, малларга тотарга әнә шул су ярады. Крандагы суга ышанып, авыз шактый «пешкәләгәч», без үзебез кырыгар литрлы ике бидонда запас суны бетермибез. Эчәргә тотарга шул ярады. Иртән күрше авыл чишмәсеннән алып кердек. Кичтән үк зур савытлар белән суга чыгучылар да булды. Кыскасы, бер тәүлек тирәсе суны элекке авыл гадәте буенча тоттык. Әмма инде хуҗалыктагы бөтен краннардан су туктаусыз агып торуга шулкадәр ияләшеп җиткәнбез: кранның «колагы»н борып җәфаландык. Кул юарга кирәк булса да, кранны күтәрәбез, эчәсе булса да… Без генәме әле! Шәһәрдән кайткан мәчебез, әнә, краннан аккан су эчәргә ярата. Аны инде тамчылатып, бик аз гына ага торган итеп көйләп, эчертәбез. Юк, савытка салган суны эчми генә бит, су беткән көнне дә, әле бер, әле икенче кранга карап, кычкырып тик утыра. «Сиңа түгел, үзебезгә дә юк әле», – дим.

… Табак-савыт юу үзе бер проблема булган икән… Аерым савытка су алып,  юулар бөтенләй онытылган! Ышанам, озакка гына китмәсә ярар иде, керләрне ничек юарбыз, дип кайгыручылар да шактый булгандыр, үзем дә, ярый әле көндез генә юган идем, дип сөендем. Ул көннәрдә бакчадагы яшелчәләргә дә су сибәсе юк иде, аларга сибәргә күпләрнең су запасы бөтенләй калмаган булып чыкты (яңгырлы чор булгач, запаслану кирәк тә түгел кебек)… Дөрес, авылда су икенче көнне үк булды. Булуга, бөтен мичкәләрне тутырып куйдык. Сабак алганнар икән дип уйлый күрмәгез, бу уңайсызлык хәзер онытыла ул, икенче су беткән очракта инде тагын шушы хәл кабатланачак (безнең авыл мисалында гына да беренчесе түгел). Ярый әле, авылда су әллә нигә бер бетә. Бәлки сабак алмау, әзерлек чаралары күрмәүнең тагын бер сәбәбе шушыдыр.

Кыскасы, заман уңайлыкларына карап, шәп җайлашканбыз икән инде. Бер көн ут, газ булмый дисәләр (гадәттә әллә нигә бер техник карауга-ремонтка туктаталар), алдан чарасын күрә башлыйбыз. Инде берәр көнгә димим, берничә сәгатькә телефон элемтәсе юкка чыкса… – моңа кадәр телефонсыз ничек яшәдек икән диешәбез. Уңайлыкларны да, аларга ияләшүне дә начар димим, тормыш алга бара, димәк, авылныкылар да аннан калышмый. Әмма шушы уңайлыкларга карап, ияреп, еш кына исраф итүне дә уйламыйбыз шул. Әлеге дә баягы суны гына алыйк. Краннан су килми башлагач, их, кадерен белмәгәнбез икән, дигән уй килә дә алга таба кадерен бик белербез кебек тоела. Тик краннан су ага башлауга, тукран тәүбәсе кебек, бу ниятебез дә онытыла. Агамы, ага… Замана ул… мана, дигән шагыйрь мең хаклы, димәк.

Гөлсинә Хәбибуллина

Фото: Илдар Мөхәммәтҗанов

 


Фикер өстәү