Түбән Кама кешесе, банкоматны үзе белән каплап, пенсионерны мошенниклардан коткарган

Түбән Камада ир-ат пенсионерны зур сумма акча югалтудан коткарган. Ул өлкән яшьтәге бер хатынның, банкомат янында басып, телефоннан сөйләшкәнен күреп, аның мошенниклар белән сөйләшүен аңлап алган.

Пенсионеркага 100 мең сум күләмендә акча кертергә генә калган. Шуннан соң әби кесәсендә бер тиенсез калыр иде. Ә барысы да аңа янәсе полиция хезмәткәрләре шалтыратып, кызының авариягә эләгүе турында хәбәр итүләреннән башланган.

«Кемдер аның белән идарә итүе аңлашыла башлады. Мин шундук аның янына килдем дә сораша башладым. Күрәсең, телефонның икенче башында булган кешеләр бик яхшы психологлар. Алар аны әллә куркытканнар, әллә нәрсә. Ул бик дулкынланган иде, минем сорауларга җавап та бирмәде, бары тик кул селтәде. Банкоматны, бернәрсәгә дә басмасын өчен, үз гәүдәм белән ябарга туры килде диярлек, — дип сөйләде Түбән Камалы Илдар Мөхәммәтҗанов.

Ир-ат банкомат янында булган бүлектә эшли. Пенсионерканы күреп һәм шикләнеп, ул әбине туктатырга тырышып караган. Тиз генә чын полиция хезмәткәрләрен чакырткан. Шуннан соң шик расланган — пенсионерны мошенниклар алдарга тырышкан.


Фикер өстәү