«Пәри, тап» дигән сүзләр әйтү гөнаһ түгелме?

– Берәр әйбереңне югалтсаң, «пәри, тап» дип әйтергә кушалар бездә. Әллә чынлап, әллә шулай туры килә – гадәттә теге әйбер күп тә үтми табыла. Югалган әйберне табу өчен мондый сүзләр әйтү гөнаһ түгелме? Бәлки, андый чакта укыла торган махсус дога бардыр?

Алсу Сабирова. Арча

«Әл-Мәрҗани» мәчете имамы Ансар хәзрәт Мифтяхов җавап бирә:

– Ислам динендә «пәри, тап» дип әйтергә рөхсәт ителми. Бу – гөнаһ. Кеше шушы сүз белән диннән чыгарга мөмкин. Чөнки ул эшне Аллаһы Тәгаләгә түгел, пәригә тапшыра, аларны үзара тиңләштерә булып чыга. Шуңа күрә бу мәсьәләдә бик сак булырга кирәк. Әгәр адәм баласы берәр төрле әйберен югалтса, Аллаһы Тәгаләдән сораса яки салават укыса, хәерле. Иншаллаһ, Аллаһы Тәгалә аңа ярдәмен күрсәтер. Ә инде «пәри, тап» ише сүзләр әйтү, Аллаһы Тәгаләдән читләшеп, ниндидер юк-бар әйберләрдән ярдәм сорауга тиң һәм ул диннән чыгуга да китерә ала.


Фикер өстәү