Татарстанда хастаханәдә бер ир-атның акчасын һәм телефонын урлаганнар

Чаллы полициясенә 16-17 июль төнендә яңа шәһәр хастаханәләренең берсендә булган инцидентны тикшерергә туры килгән.

Зыян күрүче пациентның-30 яшьлек технологның сүзләренә караганда, ул шалтыратырга булган, тик тумбочкада булган кесә телефоны серле рәвештә юкка чыккан. Шулай ук куртка кесәсеннән 2,5 мең сум акча югалуын да ачыклый.

Тикшерү күрсәткәнчә, барысын да бер палатада ятучы 39 яшьлек күршесе алган. Ул республиканың башка районыннан дәваланырга килгән була. Тоткарлаган вакытта акча инде булмый — шәхси ихтыяҗларына сарыф итәргә өлгергән. Кәрәзле телефон кире хуҗасына  кайтарыла.

«Урлау» маддәсе буенча җинаять эше кузгату өчен материаллар әзерләнә. Ир-ат элегрәк шундый ук җинаятьләр өчен берничә тапкыр хөкем ителгән булган. Соңгы тапкыр-2021 елда. Рәсми рәвештә беркайда да эшләмәве билгеле.


Фикер өстәү