Кичә югалган 12 яшьлек Наил Шиһаповны эзлиләр

Башкортстанның Кыйгы районы Кандаковка авылында 12 яшьлек Наил Шиһапов югалган. Бу хакта «Лиза Алерт» эзтабарлар отряды хәбәр итә.

Коткаручылар мәгълүматларына караганда, малай 24 июль көнне көндезге өчтә чыгып китә. Наил ак футболка, соры шортылар һәм кара сланецалардан була.

Аның урнашу урыны турында мәгълүм булган һәркемгә 8-800-700-54-52 яки 112 номерына шалтыратуларын сорыйлар.


Фикер өстәү