Бүгенгә һава торышы: яшенле яңгыр һәм көчле җил көтелә

Бүген Татарстанда 31 градуска кадәр эссе булачак. Бу хакта Татарстан Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе хәбәр итә.

Республикада алмашынучан болытлы булачак. Көндез һәм кичен урыны белән кыска вакытлы, яшенле яңгыр булуы мөмкин.

Яшен вакытында җил тизлеге көчәеп, урыны белән секундына 15-20 метрга кадәр җитәргә мөмкин.

Көндез һава температурасы +26..+31 градуска булыр дип фаразлана.


Фикер өстәү