Ринат Закиров: «Сергей Лавров һәрвакыт Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеген башкалар өчен үрнәк итеп куя»

Ринат Закиров, 2002–2020 елларда Бөтендөнья татар конгрессы башкарма комитеты җитәкчесе:

Утыз ел гомер эчендә Бөтендөнья татар конгрессы зур юл үтте. Шушы чорда татар дөньясы Татарстан белән бер дулкында яшәүгә иреште. Бүген дөньяның 42 илендә, Россиянең 70тән артык төбәгендә татарның 458 милли һәм дини оешмасы эшли, үзара хезмәттәшлек итә. Кайсы гына өлкәне алма – мәгарифме, фәнме, спортмы, икътисадмы, авыл хуҗалыгымы – һәр тармакта милләттәшләребез үзләрен иң яхшы яктан күрсәтә.

2002 елда, конгрессның III корылтаенда мине башкарма комитет рәисе итеп сайладылар. Аңлавымча, безгә системалы, киң күләмле хәрәкәт кирәк иде. III корылтайда күп кенә делегатлардан татар яшьләрен милли хәрәкәткә җәлеп итү турында фикерләр яңгырады. Алар арасында чит төбәкләрдәге һәм чит илләрдәге татар яшьләрен Татарстан югары уку йортларында укыту мәсьәләсе дә бар иде. Без исә киңрәк бурыч – татар дөньясындагы үзебезнең оешмаларга бәйле аерым яшьләр хәрәкәтен оештыруга алындык. Нәкъ шул вакытта махсус татар яшьләре оешмалары барлыкка килде, аларның саны 50дән артты.

Мәгариф өлкәсендә махсус программа булдыруга ирештек. Ел саен читтә яшәүче йөзләгән татар баласы республика югары уку йортларына укырга керә башлады. Бу проект чит илләрдә яшәүче милләттәшләребез өчен бигрәк тә кулай булып чыкты. Әйтик, Кытайдан чыккан 100дән артык татар яшьләре төрле елларда Казан югары уку йортларында уку бәхетенә иреште. Яшьләр белән тыгыз элемтәдә эшли башлагач, бу эшчәнлекнең төп оештыручысы кирәклеге ачыкланды. Шулай итеп, без 2004 елда беренче Бөтендөнья татар яшьләре форумын уздырдык.

Дин өлкәсендә дә шактый катлаулы проблемалар булуы ачыкланды. Иң мөһиме  бердәмлек булмавы үзен нык сиздерә башлаган иде. Шуны аңлап, БТК дин әһелләрен аралаштыру өчен бер мәйданчык булдырырга алынды. «Изге Болгар җыены» дип аталган яңа чара гамәлгә куелды. Бүген инде бу чарага төрле җирләрдән меңләгән кеше килә. Төбәкләрдә татар имамнарына мохтаҗлык зур. Шуны аңлап, без Казандагы Россия Ислам институты белән дә хезмәттәшлек итә башладык.

Соңгы елларда татар тормышының иң авырткан мәсьәләсе – татар авыллары яшәеше. Кайбер татар авылларының тәҗрибәсе белән танышканнан соң, без аны башкаларга да таратырга кирәк дигән фикергә килдек. Шулай итеп, 2012 елның язында I Бөтенроссия татар авыллары эшмәкәрләре форумы узды. Шушы нигездә Бөтенроссия татар авыллары оешмасы барлыкка килде.

БТКның Сабантуй бәйрәмнәре, фольклор фестивальләре, «Татар кызы» конкурслары, жыр фестивальләре кебек мәдәният, халык традицияләренә кагылган проектлары турында да әйтеп үтәргә кирәк. Шушы чаралар нигезендә күпчелек төбәкләрдә дистәләгән иҗат коллективлары барлыкка килде. Татар халкын берләштереп торучы төп чара – Сабантуй. Чит илләрдә дә бу бәйрәмне үткәрү гадәткә керде.

Татар конгрессы өчен ул елларда Башкортстандагы татарларның мәнфәгатьләрен хәл итү иң четерекле мәсьәлә булып торды. 2002 елның декабрендә халык санын алу чарасы мәсьәләне тагын да катлауландырды. 2007 елгы IV корылтайга әзерләнгәндә, без мондый каршылыкны туктатырга кирәк дигән фикергә килдек. Нәтиҗәдә махсус мөрәҗәгать кабул ителде. Ниһаять, вазгыять шактый йомшарды: Башкортстанда Татарстан телевидениесен карый башладылар, ике республиканың иҗат коллективлары янә бер-берсенә гастрольләргә йөри башлады.

Мин җитәкчелек иткән чорда Мәскәүдә Халыкара Россия ватандашлары оешмасы барлыкка килде, безнең конгресс аны оештыручыларның берсе булды. Нәтиҗәдә Тышкы эшләр министрлыгының «Россотрудничество» оешмасы аша чит илләрдәге татарлар мәнфәгатьләрен андагы илчелекләр аша яклау мөмкинлеге ачылды. 2013 елда Европа парламенты бинасында Европа татарлары Альянсының (АТА) оештыру җыелышы узды, ул җыелыштан соң әлеге оешма Бельгиядә рәсми теркәлү узды. Шуның аша андагы татарларга мәдәни чаралар уздырганда төрле халыкара оешмалар ярдәменә таяну мөмкинлеге ачылды. Конгресс эшчәнлеген илнең Тышкы эшләр министрлыгы да югары бәяли. Россия ватандашларының халыкара җыеннарында тышкы эшләр министры Сергей Лавров һәрвакыт Бөтендөнья татар конгрессының эшчәнлеген башкалар өчен үрнәк итеп куя. Бу – Татарстан Республикасы өчен дә зур дәрәҗә.


Фикер өстәү