Азнакай районында “Кызыл китап”ка кертелгән бөҗәк тапканнар

Азнакай районы Мәнәвез авылы тирәсендә сирәк очрый торган бөҗәк – моңа кадәр районда беркайчан да күзгә-башка күренмәгән шәмәхә безелдәвек (жужелица фиолетовая) табылган. Бу хакта Татарстан Биологик ресурслар буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Сирәк очрый торган бөҗәккә “Чатыр-тау” дәүләт табигый заказнигы җитәкчесе Илнур Сәрвәров тап булган. “Район урманнарын тикшереп йөргәндә, наратлык тирәсеннән таптым. Юл аша чыгып бара иде”, – дигән ул.
Заказник җитәкчесе “Интерфакс” агентлыгы хәбәрчесенә искәртеп үткәнчә, районда тагын шундый бөҗәкләрнең бармы-юкмы икәнен аңлау-барлау өчен хәзер тикшеренү-өйрәнүләр алып барырга кирәк булачак.

Шәмәхә безелдәвек (жужелица фиолетовая – Carabus violaceus) Европа һәм Азиядә (Казахстан, Россия, Япония) таралган. Татарстанның “Кызыл китабы”на кертелгән. Соңгы дистә ел эчендә республикада нибары өч тапкыр табылган. “Чистые луга”, “Спасский” һәм “Свияжский” заказникларында саклана.
Бөҗәкнең озынлыгы – 20дән 34 миллиметрга кадәр. Үзе бик матур: өске өлеше – кара – шәмәхә яки зәңгәррәк төстә ялтырап тора, кырыйлары– ачыграк шәмәхә, кызгылт-бакыр төсендә яки яшел төстә.
Шәмәхә безелдәвек зур елгалар тугайларында урнашкан урманнарда яши. Башлыча төнлә һәм эңгер-меңгердә йөри. Җәй башында үрчи.


Фикер өстәү