Балаларга бүре ташланган: бер малай һәлак булган

Фаҗига буенча тикшерү башланган.

Дагыстанның Цунтинск районында сигез яшьлек һәм алты яшьлек ике балага бүре ташланган. Бер малай шундук һәлак булган, икенчесе хастаханәгә озатылган. Килеп туган хәл буенча тикшерү оештырылган. Бу хакта “РИА Новости” төбәк прокуратурасының матбугат хезмәте мәгълүматларына таянып яза.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, фаҗига Кидеро авылы тирәсендәге урманда килеп чыккан. Балаларга күз-колак булып торучы булмаган.

Прокуратура балигъ булмаганнарның күзәтчесез калуын кисәтү турында закон таләпләре үтәлү-үтәлмәвен тикшерә. Ведомство шулай ук ерткыч җәнлекләрнең баш санын җайга салу буенча вәкаләтле органнар эшен дә барлаячак.


Фикер өстәү