Дәүләт Думасына рецепт белән бирелә торган даруларны интернет аша сату турында закон проекты кертелгән

Россия Хөкүмәте Дәүләт Думасына рецепт буенча бирелә торган даруларны интернет аша сату турында закон проектын керткән.

Документ законнар чыгару эшчәнлеген тәэмин итү системасына урнаштырылган.

Закон проекты, рецепт белән бирелә торган даруларны дистанцияле ысул белән ваклап сатуны сынап карау максатында, “Дарулар белән эш итү турында” Федераль законга үзгәрешләр кертә.

Документта әйтелгәнчә, экспериментны 2023 елның 1 мартыннан 2026 елның 1 мартына кадәр Мәскәүдә, Белгород һәм Мәскәү өлкәләрендә үткәрү планлаштырыла.


Фикер өстәү