Баянчы Ильяс Шәрипов: «Чын дуслыкның ни икәнен 20 яшьтән соң, калага күчкәч кенә аңладым»

30 июльдә Халыкара дуслар көне билгеләп үтелә. Шул уңайдан «Ни хәл?» сәхифәсе кунакларыннан балачак дуслары турында сораштык. Сабый чакта дуслык ничек сыналган? Балачак дуслары белән бүген дә аралашамы алар?

Ильяс Шәрипов, баянчы:

Футбол тибүләр, «сәпид»тә җилдерүләр, капка төбендә утырулар – болар һәркемгә таныш хәлләрдер инде. Минем дә балачак шулайрак узды. Җәй саен әнинең туган авылы – Кукмара районының Вахит авылына кайта идем. 5–6 яшьләр булды микән, Ринат исемле малай белән дуслашып киттек. Берсендә «сәпид»ләребезне юарга уйладык. Уйладык та сазлыкка төшеп киттек. Аның сазлык икәнен белә идек тә инде югыйсә. Колготки, аның өстеннән шортик, аякта – сандали. Шул килеш кергәнмен дә киткәнмен шул баткаклыкка. Ләкин ничек тә өйгә кайтырга кирәк бит инде. Җитмәсә, бер йортта ремонт ясыйлар иде, минем туган абый да шул тирәдә күренде. Әһә, мин әйтәм, моның күзенә күренмәскә кирәк, кое артына качып торыйм әле. Күпме вакыт узгандыр, әби эзләп табып, алып менеп китте. Кызганыч, балачак дусларым белән инде аралашмыйбыз. Гомумән, чын дуслыкның ни икәнен 20 яшьтән соң, калага күчкәч кенә аңладым.


Фикер өстәү