Айгөл Бариева төштә ире Линарны күргән: «Каты кочаклыйм һәм китмәвеңне ялварам..»

Танылган җырчы Айгөл Бариева ире Линарны төшендә күргән. Бу хакта ул үзенең телеграм каналында язып чыкты.

Исегезгә төшерәбез, җырчының ире 4 июльдә вафат булды. Айгөл белдерүенчә моңа кадәр аның Линарны бер дә төшендә күргәне булмаган.

«Без балалар белән табын артында утыра идек. Кинәт коридорда син пәйда булдың. Елмаясың.. Линар дип кычкырып сине кочаклап алдым. Каты кочаклыйм һәм китмәвеңне ялварам.

Син минем белән салмак кына биисең, елмая-елмая колагыма “Бар да яхшы! Кирәк! Китәргә кирәк! Мин анда шундый шәп идея уйладым” дип пышылдыйсың. Мин елый-елый уянып киттем.

Аллаһыма шөкер, күрдем! Бәхетлене күрдем. Рәхәт аңа анда. Күрдем. Үз күзләрем белән күрдем, ачык итеп. Урыны оҗмахта булсын, Рухы шат булсын. Күргән төшләрем яхшыга, шатлыкка булсын, йә Раббым, Әмин”, — дип язган җырчы.


Айгөл Бариева төштә ире Линарны күргән: «Каты кочаклыйм һәм китмәвеңне ялварам..»” язмасына фикерләр

  1. Аллахым сабырлыклар бирсен,хэлегез авыр,сагынуын кэннэн кэн артагына бара,кеше хэлен кеше белми, и

Фикер өстәү