Татарстанда тукталышта бер хатын ике егетне талаган

Бу хәл Чаллыныэ «Энергетик» мәдәният йорты тукталышында кичә 17 сәгатьтә була.

Трамвай көтүче ике егетне бер хатын-кыз талаган. Берсенең янчыгын һәм электрон тәмәке өчен сыеклык салынган флаконы эләктергән. 22 яшьлек зыян күрүче Түбән Камада яшәүче булып чыга һәм зыянны 1600 сумга бәяли. Икенчесе — ГЭС бистәсендә яшәүче 19 яшьлек егетнең ике мең сумлык портатив музыка колонкасын урлый.

Чаллы полиция хезмәткәрләре оператив рәвештә шикләнелүчене тоткарлый – Алабугада яшәүче 35 яшьлек булып чыга. Ул 2005 елдан чит кеше милкен урлаган өчен берничә тапкыр хөкем ителгән инде.

Әлеге фактлар буенча тикшерү үткәрелә, талау өчен җинаять эше кузгату мәсьәләсе хәл ителә.

 


Фикер өстәү