Чистайда яшәүче бер ир-ат үз әнисен вәхшиләрчә үтергән

42 яшьлек ир әнисен үтерүдә гаепләнә. Җирле кешегә карата җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Татарстан прокуратурасы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Март аенда Чистайның Энгельс урамында урнашкан йортларынң берсендә ир-ат исерек хәлдә әнисе белән бәхәсләшә, аннары пычак алып аңа 26 тапкыр суга. Зыян күрүче алган җәрәхәтләрдән шунда ук үлә.

Хөкем ителүче үз гаебен таныган. Суд аны 10 елга ирегеннән мәхрүм иткән.


Фикер өстәү