Иртәгә Казанның “Южный” сәүдә үзәгендә коронавирустан вакцинация үткәрү буенча өстәмә пункт ачыла

4 августта Казанның “Южный” сәүдә үзәгендә (адресы: Җиңү проспекты, 91) коронавирустан вакцинация үткәрү буенча өстәмә пункт ачыла. Бу хакта шәһәрнең сәламәтлек саклау идарәсе хәбәр итә.

Прививка ясау пункты һәр көн саен 10.00 сәгатьтән 19.00 сәгатькә кадәр эшләячәк. Биредә “Спутник V” вакцинасының беренче һәм икенче компонентлары белән прививка ясаячаклар. Вакцинация узарга теләүчеләргә үзең белән паспорт, ОМС полисы һәм СНИЛС алып килергә кирәк.

Вакцинация узу турында сертификат алу өчен Дәүләт хезмәтләре порталында теркәлгән булу шарт. Ревакцинация узу очрагында “Спутник V” прививкасының беренче уколын ясатуга ук дәүләт хезмәтләре порталында QR-кодлы сертификат пәйда булачак. Табиблар прививканы августта – эпидемия сезоны башланганчы ясатырга киңәш итә.


Фикер өстәү