Рөстәм Миңнеханов Кырым Республикасы башлыгы һәм мөфтие белән очрашкан

Алар Симферопольдә Җәмигъ мәчетен төзү мәсьәләләрен караган.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Кырым башлыгы Сергей Аксенов һәм республика мөфтие Әмирали Аблаев белән очрашкан. Алар Симферопольдә 2,5 мең кеше сыешлы Җәмигъ мәчетен төзү мәсьәләләре буенча фикер алышкан.
Президент эшләрнең барышы белән танышкан. Хәзерге вакытта территорияне төзекләндерү, шулай ук мәчетнең эчке һәм тышкы ягын бизәү эшләре алып барыла. Аны киләсе елда файдалануга тапшыру күздә тотыла. Мәчет янәшәсендә мөфтият бинасы урнашачак.
Кырым Республикасы һәм Севастополь шәһәре мөселманнарының Диния нәзарәте мәгълүматларына караганда, төбәктә ислам динен тотучы 400 меңгә якын кеше (асылда кырымтатарлар) яши. Биредә 262 мәчет, шулай 2 мәдрәсә эшләп килә.


Фикер өстәү