Казанда XXV «Бәллүр каләм» тантанасы бара

Хәзерге вакытта Казанның «Пирамида» концертлар залында XXV тапкыр үткәрелүче «Бәллүр каләм» тантанасы бара. Биредә журналистика өлкәсендә иң-иңнәрне тәбриклиләр.

«Һөнәрдә иң яхшысы» номинациясендә «Татарлар» газетасыннан Гөлназ Шәйхи, Яңа Гасыр телеведениесе журналисты Михаил Любимов, «Татар-информ» журналисты Гөлнар Гарифуллина лаек булды. Котлыйбыз!


Фикер өстәү