Бер ир, үлгән кызларның мумияләрен ясап, өендә саклаган

Судта ул, үз акылында түгел, дип танылган.

Түбән Новгород суды кабердән мәетләр казып алган өчен хөкем ителгән Анатолий Москвинны, үз акылында түгел, дип танып, җәзасыз калдырган.

2нче психиатрия хастаханәсе баш табибы ирне, үз акылында түгел, дип тану турында судка үтенечнамә белән мөрәҗәгать иткән. Москвин инде 2012 елда ук хөкем ителгән булган. Шуннан соң мәҗбүри рәвештә дәвалануга озатылган.

Сәер ир берничә ел дәвамында Мәскәү һәм Түбән Новгород өлкәләрендә кызларның каберләрен ачып, мәетләрдән мумияләр ясап яткан. Аларны ул өендә саклаган. Фатирын тентү барышында 20дән артык мәет табылган. Экспертиза Москвинны, акылдан язган, дигән нәтиҗәгә килеп, дәвалануга җибәргән. Аның зиратларны һәм аларның сакланылышын өйрәнүче галим-некрополист булуы мәгълүм.


Фикер өстәү