Иң көчле корал – сүз. «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр

Казанның «Пирамида» концертлар залында 25 нче тапкыр уздырылучы «Бәллүр каләм» бәйгесендә җиңүчеләрне тәбрикләделәр. Җиңүчеләр арасында «Ватаным Татарстан» газетасы да бар. Ә гран-при – Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов исеменнән автомобиль  КФУның  милли һәм глобаль медиа чаралары кафедрасы мөдире, күп кенә журналистлар тәрбияләгән остазыбыз Васил Гарифуллинга бирелде.

«Татмедиа» республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев 2021 елның журналистика тармагы өчен уңышлы булганын әйтте. «Бүген без ел нәтиҗәләрен чыгарабыз. Иң талантлы, иң тырыш журналистларны бүләклибез. Бик күп уңышларыбыз, күрсәтерлек эшләр җитәрлек. Эшләрен күреп бүләкләрлек кешеләребез бар», – диде ул.

Бу, чынлап та, шулай. Сәхнәгә журналистларны котларга чыгучылар барысы да  җылы сүзләр генә әйтте. Татарстан журналистлар берлеге рәисе, «Яңа Гасыр» телерадиокомпаниясе генераль директоры Илшат Әминов та каләм ияләренә аерым рәхмәтен белдерде.

–  Әле күптән түгел ялда булдым. Сәяхәт вакытында күп кенә урыннарда йөрергә туры килде. Шунда гел бер төрле рәсемгә тап булдым. Ярлы кешене фәрештәләр өскә өстери, шайтаннар – аска. Журналистикада да  шулай. Берәүләр матурлык, яктылык күреп, кешеләргә ярдәм итеп яза, икенчеләргә хайп кирәк. Ә бу бәйрәмгә яктылык күрүчеләр җыелган, – диде ул. – Кайчандыр остазым Флорид Әгъзамов:  «Журналистикада иң мөһиме – гуманлылык», – дип әйткән иде. Башкача мөмкин дә түгел. Кешеләргә булышу, аларны ярату кирәк. Булдыра алганча без башкаларга ярдәм итсәк иде.

Татарстанның Премьер-министр урынбасары Ләйлә Фазлыева республика җитәкчелеге исеменнән тәбрикләп кенә калмады, теләкләрен дә җиткерде.

– Хезмәтегез өчен зур рәхмәт, – дип башлады ул сүзен. – Сезнең кулда Җир йөзендәге иң көчле корал. Ул – сүз. Сүз кешегә канатлар куярга да, кешелек тарихын юкка чыгарырга да мөмкин. Сез безнең республика, ил тарихын язасыз. Безнең республикабыз һәркайсыгыз өчен көч алу урыны булсын иде. Бергә эшләвебез, кешеләрне борчыган сорауларны күтәрүегез, сәламәтлек, социаль яклау темаларына сак кагылуыгыз өчен, сабыйлар, әти-әниләр турында язуыгыз өчен рәхмәт.

Иң рәхмәтле мизгел сәхнәгә Васил Гарифуллин күтәрелгәч булгандыр. Хөрмәт итеп, залдагы һәр журналист аягүрә алкышлады остазны. Ни гаҗәп, машина кадәр машинага лаек булган Васил әфәнде, үзенең мондый зур бүләк белән кайтасына ышанмаган. Ул бу хакта белмичә килгән. Сәхнәгә чыккач, каушап та китте. Баштарак үзенә булган хөрмәткә аптырап, залда тагын да лаеклыраклар барлыгын әйтеп куйды. «Әгәр алдан сиздергән булсагыз, костюм кияр, галстук тагар идем. Көтелмәгән бүләк булды бу. Мин аны үземә генә түгел, журналистлар әзерләүче остазларга булган хөрмәт билгесе дип кабул итәм», – диде ул.

Җиңүчеләргә килгәндә, «Һөнәрдә иң яхшысы» булып, «Татарлар» газетасыннан Гөлназ Шәйхиева, «Яңа Гасыр» ТРК журналисты Михаил Любимов, «Татар-информ» корреспонденты Гөлнар Гарифуллина табылды. «Журналистикага тугрылык өчен» номинациясендә «Татарстан» журналыннан Әскәр Сабиров, «Яңа Гасыр» ТРКсеннән Инсаф Абдуллин җиңүче булды. Махсус номинацияләр дә бар иде. «Татарстан Республикасында туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елын иң яхшы яктырту» махсус номинациясе бүләге «Ватаным Татарстан» газетасына эләкте.

Хезмәттәшебез, танылган язучы Марат Кәбировка «Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе» дигән мактаулы исемнең күкрәк билгесен тапшырдылар.

Баш мөхәррирнең икътисад буенча урынбасары Илсөяр Вәлиуллина Россиянең Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгының Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Гөлгенә ШИИҺАПОВА

Фото: «Татар-информ»

САН

Быел «Бәллүр каләм» бәйгесенә 1600 иҗат эше килгән. Шуларның 718е – рус, 978е – татар телендә.  Иң күп гаризалар – «Һөнәрдә иң яхшысы» номинациясенә, анда 444 эш кабул ителгән. Бәйгедә Татарстаннан гына түгел, күрше Башкортстан, Удмуртия республикаларыннан, Чиләбе өлкәсеннән дә катнашканнар.


Фикер өстәү