Татарстанда тагын бер ир-ат батып үлгән

Бүген 112 номерына Питрәч районының Шәле авылындагы күлдә бер ир-ат мәете табылуы турында хәбәр иткәннәр.

Авыл халкы коткаручылар килгәнче мәрхүмне ярга чыгарган булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе матбугат хезмәте хәбәр итте.

49 яшьлек ир-ат шушы авылда әнисе белән гомер иткән, бер җирдә дә эшләмәгән, берничә тапкыр хөкем ителгән һәм салгаларга яраткан.

Ир җиһазландырылмаган урында су кергән булган.


Фикер өстәү