“М.Видео» һәм «Эльдорадо” хезмәткәрләренең күпләп эштән китүе сәбәпләре ачыкланган

Массакүләм мәгълүмат чараларындагы кайбер язмаларда әйтелгәнчә, хезмәткәрләрнең эш хакы нык кимегән.

Массакүләм мәгълүмат чараларында, хезмәт хакы түбәнәю сәбәпле, “М.Видео-Эльдорадо” челтәре хезмәткәрләренең күпләп эштән китүләре турында язмалар күренә башлаган. “Mash” Телеграм-каналы язганча, хезмәткәрләр моңарчы 50 мең сумга якын акча алып эшләсә, кайвакыт хезмәт хаклары 100 мең сумга җитеп, аннан да артып китсә, хәзер 35 меңгә генә калган.

“Ач консультантлар, яхшырак тормыш эзләп, үзләренең күнеккән урыннарын ташлап китә. Складларда сменасына 2шәр-3әр кеше тир түгә. Акчасы кимесә дә, эше кимеми. Моңа кадәр Европадан кайтарылган техниканы хәзер Белоруссия һәм Үзбәкстан аша китерәләр. Складта эшләүчеләргә, азрак түләү өчен, эш сәгате нормасын да киметкәннәр: 180 сәгатьтән 154-164кә калдырганнар. Сәгатенә 172 сум түлиләр”, – диелгән хәбәрдә.

Әмма сәүдә челтәре Газета.Ru” газетасы хәбәрчесенә бу мәгълүматларны кире каккан. “М.Видео-Эльдорадо” челтәренең җәмәгатьчелек белән элемтәләр департаменты җитәкчесе Валерия Андреева әйтүенә, хезмәткәрләрнең саны узган елгы дәрәҗәдә сакланып калган, ә эштән китүчеләрнең челтәрдә эшләүче хезмәткәрләрнең гомуми санына карата нисбәте сәүдә өлкәсендәге уртача күрсәткечләрдән 1,5 тапкырга диярлек кимрәк.


Фикер өстәү